"Ак мәчет" мәдрәсәсендә ачык дәрес үткәрелде

12 сентябрь 2012 ел 11:12

2012 елның 11 сентябрендә Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә ачык дәрес үткәрелде.

Дәресне мәдрәсә укытучысы һәм Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәрипов алып барды. Ул “Ислам диненең терроризм һәм фанатиклыкка карата мөнәсәбәте” дигән темага вәгазь укыды. Хәзрәт гади мисаллар китереп, тыңлаучыларга Ислам диненең шәфкатьлелек, рәхимлелек дине икәнлеген аңлатты. “Динебездә көчләү, фанатиклык, экстремизм, террорлык, кешеләрне куркуту һәм аларның милкенә кул сузуга урын юк”, -диде ул

Шулай ук хәзрәт дини гыйлем туплауның әһәмияте һәм бары тик махсус дини белемлеләрнең генә башкаларга динне аңлатырга хокуклы икәнен әйтеп үтте. “Ислам динен без кичә генә кабул итмәдек, борынгы бабаларыбыз мең ел элек исламга килгәннәр. Биш вакыт намаз укыгыннар, хәмер эчмәгәннәр һәм бүгенге көндә җәмгыятьтә таралган гөнаһларны кылмаганнар. Бу дингә Пәйгамбәребез Мөхәммәт сгв өндәгән һәм безгә дә шушы традицион ислам диненә тартылырга кирәк, ” – диде.

Азат хазрат шәкертләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Сезгә зур өметләр баглана, башкаларга дини кыйммәтләрне җиткерерсез. Шуңа да белем алуга һәм холкыгызны тәрбияләргә күп көч куегыз”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана