“Фәнис” мәдрәсәсендә ачык дәрес үтте

11 сентябрь 2012 ел 12:26

2012 елның 10 сентябрендә “Фәнис” мәдрәсәсендә ачык дәрес үтте. “Татарстанда террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәш” темасына багышланган дәресне “Фәнис” мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре кандидаты Марат хәзрәт Мәрданшин алып барды. Марат хәзрәт билгеләп үткәнчә, террорчылыкның төп сәбәбе традицион исламнан баш тартып, татар халкына ят булган карашлар һәм кызыксынулар кертергә тырышудан килә. Шуның аркасында Россия мөселманнары арасында таркалу килеп чыга. Марат хәзрәт Әфганстаннан үрнәк алырга чакырды, әлеге илдәге мөселманнар Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча берләшкәннәр һәм аларны бернинди фетнә дә тарката алмый. Сирия, Каһирә һ.б. илләрдә исә таркалуның төп сәбәбе дә – шул мәзхәбләргә бүленү. Бүген без әлеге юнәлештә эшли башламасак, киләчәктә Россияне дә шул ук ситуация көтә. Шәкертләр – булачак имам һәм остазларыбыз, традицион исламны таратып, үзенең төбәгендә генә түгел, тулаем Россиядәге тынычлык өчен җавап бирәләр, диде ул үзенең чыгышында.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана