Теләче һәм Әтнә районы дин әһелләре нәзарәткә җыелды

11 сентябрь 2012 ел 10:40

11 сентябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Теләче һәм Әтнә районы дин әһелләренә имамлык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр тапшырылды. Әлеге ике районнан 50 дән артык мулла килгән иде. Шәһадәтнамәләрне мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин тапшырды. Шәһадәтнамәләр белән бергә имамнарга “Коръән елы” уңаеннан нәшер ителгән “Казан басмасы”, Илдус хәзрәт Фәизнең вәгазьләр дискы бүләк ителде.

Чарада Габдулла хәзрәт имамнарга: “Шәһадәтнамәләр алып, алга таба да динебезгә хезмәт итүне дәвам итсәгез иде. Җәмгыятебезнең имамнарга ихтыяҗы зур. Рухи үсеш ягыннан алга барабыз, намаздашларыбыз да арта. Шулай да әле тәртипсезлек кылу, эчүчелек, наркомания кебек проблемалар да бар, моңар әлбәттә, кайберәүләрнең рухи үсеш дәрәҗәсе түбән булуы сәбәпче. Имамнарның җаваплылыгы зур. Безнең алда  гыйлемне башкаларга, халыкка җиткерү бурычы тора. Башкарасы эшләребез күп. Революциягә кадәр биш вакыт намазын калдырмаганнар 80-90 процент тәшкил иткәндер, безнең әле бүгенге җәмгыятькә шундый күренешне кире кайтарасы бар”, - дигән фикерен җиткерде.

Шулай ук авылларда дини эшчәнлек алып баручы, дистә еллар дәвамында халыкны иманга чакыручы имамнар чарада үз сүзләрен әйттеләр. Җирлекләрдә эшләүче дин әһелләренә хезмәт хакы түләү кирәклегенә басым ясадылар. Аларны төрле спорт чаралары үткәрүгә  бик күп акчалар тотылып та, муллаларның хезмәтенә түләнмәве борчый.

Бу уңайдан Габдулла хәзрәт нәзарәт тарафыннан,  дәүләт ярдәмендә бер ел ярым эчендә мәхтәсибләргә, казыйларга, мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләү, аларны машиналар белән тәэмин итү  мөмкинлеге табылуын искә төшерде. Авыл имамнарын да матди яктан тәэмин итү өчен нәзарәтнең чаралар күрүен, Алла боерса, бу мәсьәлә дә чишелеш табачагы турында әйтте. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/5566

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана