Бөгелмә башлангыч мәдрәсәсендә педагогик коллективның киңәшмәсе булып узды

10 сентябрь 2012 ел 12:46

Бөгелмә районының башлангыч мәдрәсәсендә педагогик коллективның киңәшмәсе булып узды, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте. Киңәшмә барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан башлангыч мәдрәсәләр өчен әзерләнгән программаларны карап чыктылар. Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин яшьләрнең гыйлемнәрен күтәрү кирәклегенә басым ясады, моның экстремизмга каршы көрәштә аеруча мөһим як икәнен билгеләп үтте.

Имам-мөхтәсибнең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Әмир хәзрәт Исмәгыйлев исә мәгариф эшчәнлегендә кулланма, ярдәмлекләргә кытлык кичерүләрен ассызыклап үтте.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана