Имам-хатыйбны соңгы юлга озаттылар

10 сентябрь 2012 ел 08:09

7 сентябрьдә 78 яшендә Кайбыч районының Морза Берлибашы авылы имам-хатыйбы Әфләтунов Зәйнулла вафат булды. Ул әлеге мәхәлләне 2006 елдан бирле җитәкләде. Олы яшьтә булуына карамастан, мөхтәсибәт үткәргән барлык чараларда катнашып, үзенә йөкләнгән вазыйфаны җиренә җиткереп башкарып килде, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.

Кайбычлылар хәзрәтне 7 сентябрьдә соңгы юлга озаттылар, районның имам-хатыйблары Зәйнулла хәзрәтнең тормыш иптәше Зөлфия ханымга матди ярдәм күрсәттеләр һәм кайгысын уртаклаштылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана