Бирүче кул саекмасын

06 сентябрь 2012 ел 14:08

Мамадыш районы Арташ авылында гошер сәдакасы җыюны бәйрәм итеп үткәрү гадәткә кергән.

Бу дөньяда барыбыз да сынау уза. Киң күңеллелеккә, миһербанлыкка, кешелеклелеккә. Фәрештәләребез барысын да хисап дәфтәребезгә язып бара. Үстергән уңышларның уннан берен уңышны җыйган көндә хакын (гошерен – уннан бер өлешен) бирү мәҗбүри. Зәкят итү – малыбызны хәрамнан чистарту, дигән сүз дә ул. Аллаһы Тәгалә аның бер өлешен мохтаҗларныкы, ятимнәрнеке дип бүлеп куйган. Хәер, авыр хәллеләргә ярдәм күрсәтү кешелеклелек сыйфатын да күрсәтә бит әле. Көз җитүгә мөселманнар мәчетләргә, мәдрәсәләргә гошер сәдакасы китерә башлыйлар. Элек безнең Кече Кирмәндә (Мамадыш районы) умарта тотучылар ятимнәргә, гарип-горәбәләргә бал кертәләр иде. Ачыктан-ачык зәкят бирү, гошер сәдакасы җыю моннан егерме ел чамасы элек башланды. Арташ авылында аны бәйрәм итеп уздыру гадәткә кергән. Быел да Мәскәүдән, Казаннан, Мамадыштан олы кунаклар чакырып зурлап билгеләп үттеләр. Казандагы "Рамазан" мәчете имамы, Россия ислам университеты мөгаллиме, күп кенә китаплар авторы Солтан хәзрәт Морадыймов, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, район мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин, әйләнә-тирә авылларның имамнары килгән иде. Кунаклар башта "Ханнар зиратында" булып, әрвахлар рухына дога кылды. Аннан Арташ авылына юнәлделәр. Мәчет каршындагы махсус урынга халык капчык-капчык бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак кебек яшелчәләр китергән иде. Ишек алдына казан асып, пылау пешерергә куйдылар. Мәчет эчендә чәй табыннары әзерләнде. Бәйрәмне авыл имамы Рифат хәзрәт ачып җибәрде, кунаклар белән таныштырып чыкты. Аннан соң Солтан хәзрәт белән Илһам хәзрәт зәкят бирүнең фарыз гамәл булуы турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Мәскәүдән махсус шушы бәйрәмебезгә авылда туып-үскән күренекле язучы һәм журналист Нәзифә Кәримова да кайткан иде. Ул үзенең изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм соңында Коръән укып, сәдакаларга дога кылынды. Гошергә җыелган яшелчәләр мохтаҗларга, мәдрәсәләргә тапшырылачак. Миңневәрис МИНГАЛИЕВ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана