Бүген Казанда халыкара VIII мөселман кинофестивале ачыла

05 сентябрь 2012 ел 12:16

Бүген Казанда халыкара VIII мөселман кинофестивале ачыла. Казанда 5-11 сентябрьдә узачак халыкара VIII мөселман кинофестивале фильмнары программасы төзелде. Билгеле булганча, быел фильмнарны Мәскәүдән килгән комиссия сайлап алды. Анда танылган сценарист һәм РФнең Атказанган сәнгать эшлеклесе Гаделша Агишев, “Россия” телеканалындагы “Мусульмане” программасы режиссеры һәм җитәкчесе Василий Антипов һәм Россиянең кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе Эксперт советы әгъзасы Светлана Хохрякова керде.Быел фестивальгә сайлап алу комиссиясе хөкеменә 55 илдән 300 дән артык фильм җибәрелде. Нәтиҗәдә 20 илдән тулы һәм кыска метражлы документаль фильмнар, тулы метражлы нәфис фильмнар) 40 фильм гына сайлап алынды. Шулай итеп, агымдагы елның фестиваль фильмнарын Һиндстан, Төркия, Иран, Казахстан, Кыргызстан, Финляндия, Польша, Бәхрәйн, Венесуэла, Занзибар, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Россия, Татарстан һ.б тәкъдим итә. Сицилия, Йәмән һәм Монтенегро форумда беренче тапкыр катнаша.Казаннан фестиваль программасына Фәрит Дәүләтшинның “Эт” тулы метражлы нәфис фильмы, Илдар Ягъфәровның “Югалган” кыска метражлы нәфис фильмы һәм Сергей Яковлевның “Проломнаядагы аптека” кыска метражлы документаль фильмы кертелде. Тәнкыйтьчеләр бу эшләрне фестивальдә катнашырга лаеклы дип тапты, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана