“Алтын Урта”ның 3нче сезоны ачыла

05 сентябрь 2012 ел 11:00

6 сентябрьдә “Мәрҗани” мәчетендә “Алтын Урта” мөселман яшьләре җәмгыятенең сезоны ачыла. Башлану вакыты – 19.00.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге һәм “Алтын урта”ның җитәкчесе Артур Бобров хәбәр иткәнчә, ачылу тантанасына төрле иҗат коллективлары, Казан шәһәренең имамнары чакырылган. Катнашучыларга киләсе елга планлаштырылган чаралар исемлеге таратылачак. Алар арасында мөнәҗәтләр фестивале, мөселман уку йортларында гыйлем алучы студентлар өчен ораторлык осталыгы курслары бар.

“Алтын Урта” җәмгыятенең төп максаты – яшьләрне ватанпәрвәрлек  хисләре белән тәрбияләү, югары әхлак һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга чакыру, экстремизм һәм ксенофобик агымнарга каршы тора алырдай нык рухлы буын булдыру.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана