Әгерҗе мөхтәсибәте укучылар белән очрашты

04 сентябрь 2012 ел 11:44

2012 елның 3 сентябрендә Әгерҗе районының 2нче мәктәбендә, “Террорчылыкка каршы көн” уңаеннан, православие һәм ислам дин әһелләре 9-11 сыйныф укучылары белән очрашу оештырды. Үткәрелгән чарада район имам-мөхтәсибе Раниль хәзрәт Якупов җәмгыятебезнең иминлеге, тынычлык турында вәгазь сөйләде, мәктәп укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Хәзрәтнең узган җомгада укыган җомга вәгазе дә “Террорлыкка юл юк!” дип аталган булган.

Район мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, 14 сентябрьдә, мәктәп укучыларын янә җыеп, террорлыкка каршы махсус акция оештырырга ниятләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана