Беренче "Якупов укулары" үткәрелде

04 сентябрь 2012 ел 11:07

4 сентябрьдә тәүге тапкыр “Якупов укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чара Татарстан мәселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РИУ белән берлектә Вәлиулла хәзрәт истәлегенә багышлап, аның дини, иҗтимагый мирасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, дини мәгариф өлкәсендә алып барган эшчәнлеген дәвам итү юлларын барлау максатыннан оештырылды. Фәнни-гамәли конференциядә Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Абдулла хәзрәт Әдһәмов, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт советы депутаты Фәрит Мифтахов, Голәмәләр шурасы җитәкчесе Рәстәм хәзрәт Батыр һәм башка күп сандагы дин әһелләре, рәсми затлар, төрле төбәк мөфтиләре катнашты.

Конференциядә Вәлиулла хәзрәтнең дини-фәнни хезмәтләре җыентыгын бастыру, музеен булдыру турында тәкъдимнәр яңгырады. Шулай ук каләм ияләре өчен махсус Вәлиулла хәзрәт Якупов исемендәге премия булдыру һәм дини уку йортларында аның эшчәнлегенә багышланган фәнни хезмәтләр язу турында әйтелде.

“Якупов укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференцияне ел саен уздыру күз алдында тотыла.

Белешмә.

Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов— күренекле дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, нәшир, тарихчы, Ислам белгече, ТР Диния нәзарәте рәисенең дәүләт оешмалары белән эшләү буенча урынбасары (2008—2011), ТР Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе (2011—2012), «Мусульманский мир» һәм «Иман нуры» журналларының баш мөхәррире, тарих фәннәре кандидаты.

Вәлиулла Якупов – Татарстанда традицион ислам динен саклауга, элекке китапларны яңадан нәшер итүгә күп көч куйган шәхес. Аның тырышлыгы белән, 1990 елда «Иман» ислам мәдәниятенең яшьләр үзәге ачыла. Шушы үзәк аша Вәлиулла Якупов мәгърифәткә хезмәт иткән меңнәрчә китап бастыра. Хәзрәт рус һәм татар телләрендәге төрле матбугат чараларын оештыра, җитәкли. Ул актив рәвештә «Мөселман календаре» дип аталган еллык календарьләрне чыгаруда актив катнаша.

Вәлиулла Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында туа. Беренче сыйныфны шул авыл мәктәбендә тәмамлап, калган сыйныфларда Бирск шәһәренең 4 нче мәктәбендә укый. 1981 елда аны тәмамлап, Казан химия-технология институтына керә. 1987 елда анда инженер-технолог һөнәрен алып чыга. Соңрак институтта эшли, аспирантурада укый, КДУның тарих факультетында читтән торып белем ала.

1990 елның 29 ноябрендә Вәлиулла Якупов «Иман» мәркәзенең рәисе буларак сайлана. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1992 елның 6 ноябрендә “Апанай” мәчете имам-хатибы итеп билгеләнә. 1993-1996 елларда“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры булып тора.

1995 елның гыйнварында Вәлиулла Якупов ТРМДН Президиумы әгъзасы итеп сайлана. 1995 елның мартыннан ул гарәп-инглиз көллиятенең мөдире булып тора. 1996 елның маеннан – Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе урынбасары. Тагын бер елдан соң «Таныш булыгыз: Ислам» телевизион тапшыруының режиссеры була.

1997 елда Вәлиулла хәзрәт ТР Диния нәзарәте рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елның 14 февралендә мөфтинең беренче урынбасары — вакыфлар рәисе итеп сайлана. Бу вазифага ул 2002 һәм 2006 ел корылтайларында кабаттан сайлана. 2008 елның апрелендә аның вәкаләтләре туктатыла, ул дәүләт структуралары белән элемтәләр буенча мөфти урынбасары вазифасына күчерелә. 2011 елдан Вәлиулла Якупов Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеген җитәкли.

 2012 елның 19июлендә, Рамазан аена керергә бер көн кала, Вәлиулла хәзрәт Якуповфа җигале төстә вафат булды. 20 нче июль, Рамазан аеның беренче көнендә аның җеназасына күпләгән халык җыелды. Вәлиулла хәзрәт тырышлыгы белән торгызылган һәм соңгы көннәренә кадәр имам-хатыйб булып торган тарихи “Апанай” мәчете ишегалдында җеназасы узды. Вәлиулла хәзрәт Якупов Казанның Ш.Мәрҗани мәчете каршындагы Татар зияратына җирләнде.

 

Вәлиулла хәзрәт Якуповның китаплары:

1.       Адреса сунны. В.Якупов. 36 стр.

2.       Анти-Ислам.В.Якупов.

3.       Благотворительность и социальная работа. В.Якупов. 41 стр.

4.       Деятельность ДУМ РТ в 2002 году. В.М. Якупов. 81 стр.

5.       Деятельность ДУМ РТ в 2003 году. В.М. Якупов. 117 стр.

6.       Имам-хатыйб и махалля. В.Якупов. 36 с.

7.       Ислам в Тарстане в 90-е годы. В. Якупов.

8.       Ислам традиции. В. Якупов. 32 с.

9.       К пророческому Исламу. В.Якупов.454 стр.

10.  Казань мусульманская (справочник). В.Якупов. 57 стр.

11.  Лжеджадидизм. В.Якупов.

12.  Мера Ислама. Якупов В. 58 с.

13.  Минтимер Шаймиев и исламское возрождение в РТ. В.Якупов. 190 стр.

14.  Мусульманская культура в общественной сфере. В. Якупов. 30 стр.

15.  Мусульманские секты. В.Якупов.

16.  Неофициальный Ислам в Татарстане. В.Якупов. 32 с.

17.  О помощи душам умерших. В.М.Якупов.

18.  Общероссийский муфтият и его муфтии. В. Якупов. 48 с.

19.  ПРОФИЛАКТИКА КСЕНОФОБИИ ВАХХАБИЗМА. В.Якупов. 6 стр.

20.  Татарское богоискательство и пророческий ислам. В.Якупов. 52 с.

21.  ХАДЖ И УМРА. Путеводитель по Мекке и Медине. В. Якупов.165 стр.

22.  Ханафитский мазхаб, его значение и актуальность. В. Якупов.21 с.

23.  Этноконфессиональная идентичность мусульман в современном Татарстане. В.Якупов. 24 стр.

24.  Дога кылаек. В. Якупов. 40 бит.

25.  Изге Казан (белешмә). В.М. Якупов. 64 б.

26.  Ислам асылына кайту. В.Якупов.

27.  Исламда жәмгыяви хәдимәт вә хәйрия гамәлләре. В.М. Якупов. 32 б.

28.  Исламда солыхкарлек. В. Якупов. 24 б. (А5).

29.  Мөфтиләребез. В. Якупов. 44 б.

30.  Рәсми булмаган Ислам Татарстанда. Якупов В. 34 б.

31.  Татар телле мәчетләренең язмышы һәм киләчәге. В. Якупов. 20 б.

32.  Татарстан имам-хатыйблары. (Шаһәдәтнамәле («указлы») руханият). В. Якупов. 66 б.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана