Баулы дин әһелләре депутатлар сессиясендә катнашкан

31 август 2012 ел 09:51

28 августта Баулыда район депутатлары сессиясе үткән. Экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш мәсьәләләренә сессиядә аерым басым ясалган. Баулы районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесе Ренат Хәмидуллин мәчетләр торышы буенча гомуми мәгълүмат биргән. Районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин мәхәлләләрнең эшчәнлеге, традицион рухи кыйммәтләребезнең әһәмияте, Әбү-Хәнифә мәзһәбе турында сессиядә катнашучыларны таныштырып үткән. Баулы депутатлары сессиясендә шулай ук республиканың көньяк-көнчыгыш төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин да чыгыш ясаган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана