Мәдрәсәдә район мөселманнары өчен китапханә ачарга телиләр

28 август 2012 ел 14:52

Буа мәдрәсәсендә яңа уку елына әзерлек бара. Аерым алганда, мәдрәсә хезмәткәрләре көче белән шәкертләрнең  уку һәм  яшәү бүлмәләрендә, ашханәдә, шулай ук уку йорты тирәсендә төзекләндерү эшләре  дәвам итә. Яңа уку елында биредә Буа районы мөселманнары өчен яңа китапханә ачу ниятләнелгән. “Теләгәннәр бу китапханәгә килеп  элек чыккан һәм хәзерге заман дини китаплары белән танышсын, аларны өйләренә алып кайтып укый алсын өчен махсус китапханә булдырырга телибез. Бу мөһим гамәлне тормышка ашыруда ярдәм итәргә теләүчеләр табылса бигрәк тә яхшы булыр иде, чөнки китапханә дини гыйлем таралуга үзе бер зур этәргеч”, - диде мәдрәсә директоры Рәшит хәзрәт.  Хәзерге вакытта китапханәне ачу өчен аның  матди ягын җайлау юллары эзләнә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана