Габдулла хәзрәт Әдһәмовның “Гакыйдә (ислам тәгълимате)” китабы дөнья күрде

27 август 2012 ел 13:41

Шушы көннәрдә Габдулла хәзрәт Әдһәмовның “Гакыйдә (ислам тәгълимате)” китабы дөнья күрде.  Әлеге уку әсбабы мәдрәсә шәкертләренә һәм ислам тәгълимате белән кызыксынучыларга адресланган.

“Гакыйдә (ислам тәгълимате)” китабын, автор билгеләп үткәнчә, шәкертләр матуриди гакыйдәсенә кереш буларак та файдалана алалар, аның аркылы әлеге фән терминологиясе һәм билгеләмәләре белән танышу күпкә җайлаша. Китап төп җиде бүлектән тора: Аллаһы Тәгаләгә ышану, фәрештәләргә ышану, Аллаһы Тәгаләнең изге китапларына ышану, пәйгамбәрләргә һәм илчеләргә ышану, Кыямәт көненә ышану, тәкъдиргә ышану, өстәмә сораулар. Шулай ук кушымта рәвешендә укучыларга Аллаһының барлыгына әл-Матуридиның «Кита бат-Тәүхид» китабыннан нигезле дәлилләр китерелә.

Басманың һәрбер бүлегеннән соң шул тема буенча өстәмә әдәбият исемлеге бирелгән.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана