“Азатлык” татар яшьләре берлеге лидерының мөфтине алмаштыру кирәклеге турындагы гаризасына Диния нәзарәтенең Аппарат җитәкчесе җавабы

24 август 2012 ел 11:39

Islam-today.ruга “Азатлык” татар яшьләре берләшмәсе лидеры Н.Нәбиуллиннан килгән Татарстандагы мөфтине алмаштырырга кирәклеге турындагы гаризага ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аппарат җитәкчесе Р.Хәмидуллинның шәрехнамәсе: “Мөфтине билгеләү һәм алмаштыруга, ҮДО – ТР МДНнең Уставы нигезендә, Татарстан республикасы мөселманнар корылтаеның гына хокукы бар.

2011 елның апрелендә, Илдус хәзрәтне сайлап, имамнарның аңа тулы ышанычын күрсәттеләр. Н.Нәбиуллин һәм А.Шакировның имамнарга басым ясалу турындагы гаризаларына бернинди нигез дә юк һәм чынлыкка туры килми.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: мөфтине сайлау – дини оешмаларның эчке эшләре. Н.Нәбиуллин да, А.Шакировның да моңа катнашы юк. Моннан кала, әлеге яшьләрнең “Азатлык” оешмасы беркайда да теркәлмәгән һәм гаризаларының дөреслеккә туры килүе дә икеле.

Чыганак: Islam-Today

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана