Татарстандагы дини уку йортлары җитәкчеләре киңәшмәсе уздырыла

17 август 2012 ел 13:25

23 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә сәгать 10.00 дә “Татарстанда дини мәгариф: дини уку йортлары эшчәнлеге, методик тәэмин ителеш һәм яңа уку елына әзерлек” дип аталган киңәшмә уздырыла. Әлеге киңәшмәдә дини уку йортларын яңа уку елына әзерләү һәм дини белем бирү сыйфатын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Киңәшмәдә мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин, Казан Ислам көллияте директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Илъяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка уку йортлары җитәкчеләре катнаша. Киңәшмәдә Габдулла хәзрәт Әдһәмовның “Гакыйда” китабын тәкъдир итү булачак.

Шулай ук чара кысаларында уку йортлары җитәкчеләре журналистларның дини белем бирүгә кагылышлы сорауларына җавап бирер дип көтелә.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана