Кабан арты мәчете янә сабыйларны үзенә җыйды

19 август 2012 ел 12:42

17 августта, Рамазанның соңгы көннәрендә, Кабан арты мәчете Дәрвишләр бистәсендәге интернат-йортта тәрбияләнүче сабыйларны янә үзенә җыйды. Ураза аенда мәчетнең дин әһелләре балалар өчен якын кешеләренә әйләнде. Инде сабыйлар дин, шәригать буенча бирелгән сорауларга икеләнмичә җавап бирә, күзләрендә якын кешеләрен күргәндәге кебек ихлас ышану нуры балкый, бер-берсе белән ярыша-ярыша уеннарда катнашалар.

Мәхәллә халкы булышлыгында әзерләнгән ифтар мәҗлесендә катнаштылар, дини мультфильмнар карадылар һәм Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин һәрберсенә дә күчтәнәчләр таратты. Балалар тәрбияләнә торган Дәрвишләр бистәсендәге интернат-йортка мәхәлләдән электрик су җылыткыч тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана