Дмитрий Медведевның Ураза гаете белән котлавы

16 август 2012 ел 10:31

Хөрмәтле мөфти!

Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза гаете бәйрәме белән ихлас күңелемнән котлыйм. Бу - бөтендөнья мөселманнары өчен иң мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Рамазан ае - ул рухи яктан камилләшү һәм мохтаҗларга ярдәм итү чоры.

Бүген Россия мөселман дөньясы яңарыш кичерә. Яңа мәчетләр салына, университетлар һәм мәдрәсәләр булдырыла. Безнең күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләтебездә традицион ислам тарафдарларының илнең иҗтимагый тормышында актив катнашулары әһәмияткә лаек. Алар үзләренең хәйриячелек һәм агарту эшчәнлеге белән Россиядә гражданнар арасында тынычлыкны һәм бердәмлекне сакларга ярдәм итәләр.

Сезгә һәм барлык мөселманнарга сәламәтлек, иминлек һәм барлык изге теләкләр телим.

Д.Медведев

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана