“Мин ураза тотам!” акциясе мөселман яшьләрен берләштерә

15 август 2012 ел 13:35

16 август пәнҗешәмбе көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге “Мин ураза тотам!” акциясе оештыра. Үткәреләсе чараның төп максаты – яшь буынны ислам диненә тарту, яшьләрне берләштерү, Рамазан аеның әһәмиятлелегенә басым ясау.

Акциядә катнашучы яшьләр сәгать 17.30да Диния нәзарәте бинасына җыелып, инструктаж белән танышалар. Соңыннан өч төркемгә бүленеп, шәһәрнең төрле урыннарына таралышалар. Беренче төркем –Бауман урамындагы сәгать янында, икенче төркем – Кремльдә, Муса Җәлил һәйкәле янында, өченче төркем – Уң Болак урамында Педагогик институт янында очрашачак.

Яшьләр “Мин ураза тотам!” шигаре астында автомобильчеләргә, юлчыларга значоклар, наклейкалар таратачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана