Яр Чаллы шәһәрендә гомумшәһәр ифтар мәҗлесе үтте

15 август 2012 ел 14:01

14 августта Яр Чаллыда оештырылган гомумшәһәр ифтар мәҗлесендә 1000ләп мөселман катнашты. Ифтар ашлары берьюлы  11 мәчеттә (финанс ягыннан мөхтәсибәт булышты) һәм шәһәрнең барлык хәләл кафеларында да уздырылды. “Аш-су” рестораннында узган ифтар мәҗлесендә шәһәр мэры Васыйл Шәйхразыев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов, Татарстан Мөфтие вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов та катнаштылар. Алар исә үз чыгышларында шәһәрнең рухи-дини үсешенә, тынычлыгын саклауга керткән өлешләре өчен мөселманнарга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана