Казан ислам көллияте укырга чакыра

14 август 2012 ел 10:19

Казан ислам көллияте 9-11сыйныфларны тәмамлаган егетләрне укырга чакыра. Казан Ислам көллияте шәһәребезнең тарихи урынында, иске татар бистәсе – Кабан күле буенда урнашкан. Шәкертләр 3 ел дәвамында белем алалар. Әлеге көллият тә ТРның башка мәдрәсәләре кебек үк имам-хатыйблар, ислам нигезләре һәм гарәп теле мөгаллимнәре әзерли. Көллияткә РФ һәм БДБ илләреннән дә 25 яшькәчә ир-егетләр кабул ителә. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, көллияттә гарәп һәм татар телләре белән беррәттән төрек телә дә укытыла. Дәресләрне Татарстан, РФ һәм Урта Азия, Сирия, Төркия югары уку йортларын тәмамлаган укытучылар алып бара. Яхшы укыган шәкертләрне Төркиягә белем алырга җибәрү дә каралган. Студентлар бар кирәк-ярак белән тәэмин ителәләр. Бай китапханә һәм компьютер классы белән файдалана алалар.

Көллиятнең уку планы 3 өлештән тора: дини (Коръән, ислам тәгълиматы, фикһ, тәфсир...), гомуми белем бирү (тарих, психология, педагогика...) һәм телләрне өйрәнү (татар, рус, төрек, гарәп) дәресләре.

Көллияттә дин дәресләре (Коръән, фикһ, гакыйдә һ.б.) татар, рус, гарәп һәм төрек телләре укытыла. Шәкертләргә барлык уңай шартлар тудырылган (уку, ашау, тору мәдрәсә исәбенә). Уку дәвамы 3 ел.

Көллияткә укырга керергә теләүчеләргә кирәкле документлар:

- Аттестат;

- Сәламәтлек хакында белешмә, флюорография (ф-086);

- Паспорт, ИНН, Полис;

- 6 фотография 3х4;

20-30 август аенда Казан ислам көллияте бинасында абитуриентлар өчен кабул итү комиссиясе эшлиячәк.

Адрес: З. Султан ур. 6/15. (“Әл-Мәрҗани” мәчете янында).

Белешмәләр өчен тел.: +7(843)293-81-51; 8-927-4390870, көллият сайты: www.kikrt.com , e-mail: kikrt@inbox.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана