Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, Рамазан ае районда зур активлык белән бара.
“Авыл мәчетләрендә, шәхси йортларда ифтар ашлары үткәрүгә зур игътибар бирелеп килә. Тәравих намазларына да мөселманнар бик теләп йөри, араларында яшьләр булуы тагы да сөендерә”, дип билгеләп үтте хәзрәт.
12 август якшәмбе көнне Җәмигъ мәчетендә район мөселманнары өчен шулай ук ифтар мәҗлесе оештырылачак.