Кама Тамагы районы агрофермалары имамнарны печән белән тәэмин итә

13 август 2012 ел 10:26

Кама Тамагы районы имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин хәбәр иткәнчә, узган атнада районның социаль яклау үзәге бинасында мөселманнар өчен ифтар мәҗлесләре оештырылган. 7 август көнне – хатын-кызлар, 10 августта ир-атлар хәйрия ашына җыелган. Әлеге мәҗлес район башлыгы һәм җирле мөселманнар иганәчелеге ярдәмендә үткән.  Ифтарларда барлыгы 60тан артык мөселман катнашкан.

Район мөхтәсибе билгеләп үткәнчә, ифтар мәҗлесләре барлык авылларда да оештырыла, мөселманнарның күпчелеге шәхси йортларында мәҗселләргә җыялар икән.

Шулай ук районда мөселманнар өчен башка сөенечле хәбәрләр дә җитәрлек. Районның Олы Карамалы авылында яңа мәчеткә июль ахырында фундамент салынган. Район агрофермалары имамнарны печән белән тәэмин иткән – һәрбер имамга 3 рулон печән тапшырылган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана