Ифтар ашын – өйгә китерәләр

10 август 2012 ел 11:46

Ютазы районы мөхтәсибәте район мәчетләрендә ифтар мәҗлесләрен оештыруны дәвам итә, әлеге хәйрия ашлары инде 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Район имам-мөхтәсибе, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры, хәзер инде ТРның көньяк-көнчыгыш  төбәк казые булган Марат хәзрәт Мәрданшин тарафыннан әлеге игелекле эшне башлап җибәрүгә һәм финанслау ягын кайгыртуга күп көч куела.

Ифтар мәҗлесләре район мәчетләрендә, Урыссу шәһәр тибындагы поселогының үзәк мәчетендә һәм “Фәнис” мәдрәсәсендә үтә.

Ифтар өстәлләре мулдан әзерләнә. Оештыру эшләрендә мәхәллә волонтерлары җәлеп ителгән. Волонтерлар әзерлек эшләреннән тыш, мохтаҗларга рухи яктан ярдәм итәләр, догалар укыйлар.

Авыру сәбәпле ифтар мәҗлесләренә йөри алмаучы мөселманнар өчен йортларына барып, азык-төлек белән тәэмин ителү дә каралган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана