Лениногорск мөхтәсибәте картлар һәм ятим балалар йортында ифтар мәҗлесе оештыра

08 август 2012 ел 12:07

Лениногорск районы үзәк мәчетендә көн саен диярлек 180 кешегә  ифтар мәҗлесләре оештырыла, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.

“Ифтар ашлары шәһәр эшмәкәрләре ярдәмендә уздырыла. Бер көнне район башлыгы үз өстенә алды, икенчесен – аның урынбасары, оешма җитәкчеләре дә битараф калмады. Авылларда да ифтар мәҗлесләре шәхси эшмәкәрләр булышлыгында үтә. Димәк, иманлы якташларыбыз булуларына шатланырга урын бар, күңелләрендәге иманнарын гамәлләрендә раслап киләләр”, диде районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт. Шәһәрнең үзәк мәчетендә тәравих намазларын Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, Булат хәзрәт Рәүпов һәм Габдразак хәзрәт Гыймранов алып баралар икән.

Имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин билгеләп үткәнчә, шушы көннәрдә шәһәрнең картлар  һәм ятим балалар йортларында  да ифтар мәҗлесе оештырырга ниятләүләрен җиткерде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана