Элмә такталар игелеккә чакыра

08 август 2012 ел 14:13

Казан урамнарында, изге Рамазан ае уңаеннан, башкалабызда яшәүчеләргә рухи кыйммәтләрне җиткерә торган социаль реклама барлыкка килде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Казан шәһәре хакимияте ярдәмендә,  башкалабыз урамнарына Изге Рамазан ае белән котлап баннерлар урнаштырды. Элмә такталарга “Рамазан ае мөбәрәк булсын!” дигән котлау сүзләреннән  тыш, игелекле, мәрхәмәтле булырга өнди торган  Коръән аятьләре язылган.  

Рамазан уңаеннан ике дәүләт телендә дә эшләнгән социаль элмә такталар башкаланың халык күп йөри торган урыннарына киләсе елларда да куелыр дип көтелә. Белгәнебезчә, быел мондый төр эчтәлекле баннерлар Түбән Кама шәһәре урамнарын да бизәп тора. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана