Төркиядән килгән Коръән-хафиз Мостафа Әкер белән очрашу булды

03 август 2012 ел 11:19

2 августта Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә мөселманнар Төркиядән килгән Коръән-хафиз Мостафа Әкер белән очраштылар. Төркия кунагы ТР мөселманнары Диния нәзарәте юлламасы белән Кама Аланына тәравих намазлары үткәрү өчен килгән иде. Түбән Камада узган очрашуда Мостафа хәзрәт Коръәннән берничә аять укып үтте. Соңыннан үзе белән кыскача гына таныштырды, Коръәнне 12 яшендә үк ятлавын, бүгенге көндә 200дән артык шәкерте  барлыгын ассызыклады.

Түбән Камада да үзебезнең Коръән-хафизыбызны булдырырга кирәклеген, моңа һәркем дә үз өлешен кертергә тиешлеген билгеләп үтте. Мәхәллә халкы Мостафа хәзрәткә гаиләсе, Төркия Җөмһүрияте, Коръән ятлау серләре турында кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана