Ифтарларга рәхим итегез, казанлылар!

31 июль 2012 ел 15:35

Рамазан ае дәвамында Казан мөхтәсибәтенең Мәрҗани мәчете каршында көн саен 300 кешегә ифтар ашы оештырыла.

Башкалабызда бу рәвешле авыз ачуны беренчеләрдән булып Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов башлап җибәргән. Мондый чатыр Казанда бердәнбер. Быел инде бишенче ел рәттән биредә ураза тотучылар авыз ача. Бу чараны оештыруны мәчет һәм иганәчеләр үз өстенә ала. Күренекле имамнарыбыз тарафыннан вәгазь сөйләнелә, Коръән укыла. “Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, Рамазан аенда үз өлешләрен кертә алалар”, – диде Казан шәһәре имам-мөхтәсибенең беренче урынбасары, Мәрҗани мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана