2012 елның 3 августында Казан шәһәренең Кабан арты мәчете Дәрвишләр бистәсендәге интернат-йорты сабыйлары өчен ифтар мәҗлесе оештыра.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” Фонды җитәкчесе Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин сүзләренә караганда, ифтарда 70ләп бала һәм 300ләп мәхәллә халкы катнашачак.
Ифтар ашын ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Кабан арты мәчете оештыра.