Алабуга мөселманнары Рамазанны сөенеп каршы алды

30 июль 2012 ел 14:49

Алабуга районы мөселманнары Рамазан шәриф аен шатланып каршы алдылар. Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт Шәрипов мөселманнарны бердәм булырга һәм бер-берләренә карата мәрхәмәтле булырга чакырды.

“Мөселманнар ураза тотуга зур игътибар бирәләр, хәтта намазда булмаганнары да ураза тота. Мәчетләрдә үзгә уяулык сизелә. Тәравих намазларына 150ләп кеше йөри”, дип билгеләп үтте Азат хәзрәт.

Алабуга мөселманнары ураза тоту һәм тәравихларга йөрүдән тыш, мәчет төзелешенә булышалар, Коръән укыйлар, ифтар мәҗлесләре оештыралар. Ифтар мәҗлесләре күп очракта мәхәллә халкының ярдәме белән үткәрелә.

Алабуга шәһәрендә бүгенге көндә өч мәчет эшләп килә, “Әл-Кадыйр” һәм “Нур” мәчетләрендә ифтар ашлары көн саен оештырыла.

Азат хәзрәт ифтар мәҗлесенә килгән мөселманнар белән әңгәмә корып алган. Шуларны тәкъдим итәбез

Фазлеев Айнур, 23 яшь. Җиңел машинада йөртүче булып эшли.

- Уразаны күптәннән тотасызмы?

- Балачактан ук тота идем.

- Намазда кайчаннан бирле?

- 2011 елның августында укый башладым. Үземнең үлгәнемне төштә күрдем дә, уйланырга мәҗбүр итте, намазга бастым.

- Ураза тоту авыр түгелме?

- Әллә ни авырлык тудырмый, сәхәргә тора алмаганда гына, азрак кыенрак.

- Синең өчен ураза ризык һәм судан тыелып торудан кала, тагы нәрсә ул?

- Рухи көч бирә, фикеремне әйтер алдыннан да, гамәл кылыр алдыннан да яхшылап уйларга мәҗбүр итә.

- Кайларда авыз ачасың?

- Агымдагы елда һәр көн саен Җәмигъ мәчетендә ифтар ашына йөрим. Башка елларга караганда өстәлләре дә мулрак, урнашкан җирләре дә уңайлы.

Шакирова Мәрзия, 62 яшь, пенсиядә.

- Намазны күптәннән укыйсызмы, уразаны кайчаннан бирле тотасыз?

- Инде күптәннән, сиксәненче еллардан бирле намазда һәм ураза тотам.

- Ураза тотуы кыенлык тудырмыймы?

- Бернинди кыенлык та тоймыйм, үземне бик яхшы хис итәм, Аллаһы Тәгалә көч бирә, үзенә күрә бер илаһи көч бу. Ашауга теләк юк, Рамазан аеның хикмәтедер инде бусы да. Сулаган һавабыз да башкача, эчкән су һәм капкан ризыкның тәме икенче төрле, бәрәкәтле.

- Ифтар турында берничә фикер әйтсәгез иде?

- Ахшам вакытында азан тавышын бирелеп тыңлыйм. Авыз ачарга бик күп кеше килә, Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирә, нәкъ менә шушы вакытта мохтаҗлар, ач-ялангачларны искә төшерергә кирәк.

- Киләчәккә нинди эшләр белән янасыз?

- Аллаһы Тәгаләдән намаз, уразадан, мәчет юлыннан аермавын сорыйм. Бу елда хаҗ сәфәрен кылырга ниятем бар.

- Аллаһы Тәгалә догаларыгызны кабул кылып, теләк-максатларыгызга ирешергә насыйп итсә иде.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана