Түбән Кама урамнарында Рамазанга багышланган элмә такталар урын алды

27 июль 2012 ел 15:18

Изге Рамазан ае Түбән Кама районы мәчетләренә генә түгел, һәрбер йортка һәм урамга да килде. Бәйрәм рухын тудыруга җирле мөселманнар һәм шәһәр администрациясе зур өлеш куя. Газета язмалары, телевидение реклама роликлары кебек кечкенә генә детальләр дә халыкка мөбарәк Рамазан ае турында даими искә төшереп тора. Түбән Камалылар арасында яшел ленталар тарату да үзенә күрә бер традициягә кереп бара.

Шәһәр урамнары элмә такталарындагы Рамазанга кагылышлы язмалар аеруча зур әһәмияткә ия. Шәһәр администрациясе ярдәме белән, урамнарда “Әти-әниләреңә шалтырат!”, “Яхшылык кыл!”, “Рамазан ае мөбарәк булсын!” кебек дистәләгән баннерлар урын алды. Шулай ук баннерларда Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисләре дә китерелә.

Җирле телевидениедә Рамазан аенда шундый ук реклама роликлары даими уйнатылачак. Бүгенге заман мәгълүмати кырда тиз реакция белдүрүне генә түгел, эстетик зәвык һәм әдәп-әхлак нигезләренә туры килүне дә таләп итә. Аллага шөкер, мөселманнар арасында креатив фикер йөртүче һәм үзләренең идеяләрен тормышка ашыручылар да җитәрлек.

Түбән Кама мөселманнары хезмәттәшлек өчен яңа идеяләр, белгечләрнең эшләренә фикер-тәкъдимнәр кабул итәргә әзер.

Мөселманнар турында заманча технология-чараларын кулланып, уңай фикер уяту изге гамәлләрнең берсе булып тора.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана