Яңа Чишмә районында мөселман лагерьлары ахырына якынлашты, бу елда алар Тубылгытау, Әҗи, Шахмай, Акбура авылларында оештырылды. Һәр лагерьга да егермеләп бала йөрде.
5 июльдә башланган лагерьлар 18 июльдә тәмамландылар. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре сабыйларны Ислам нигезләре, әдәп-әхлакка өйрәттеләр. Көн саен 3әр дәрес үткәрелде, дәресләр исә төрле уеннар, викториналар, бәйгеләр белән чиратлаштырылып барылды. Лагерьның соңгы көннәрендә балалар өчен кечкенә генә имтихан үткәрелде, җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга да иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Лагерьларның ябылу тантанасында сабыйларның ата-аналары һәм мәхәллә халкы катнашты, оештыручыларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.
Лагерьлар хәзрәтләр, мәхәллә халкы, авыл җирлеге башлыклары, ата-аналар һәм авыл халкы ярдәме белән оештырылды.