Лаеш районы мөселманнарны ифтар мәҗлесләренә чакыра

26 июль 2012 ел 13:39

Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин хәбәр иткәнчә, Рамазан аенда авыл мәчетләре ифтар мәҗлесләре оештыруга зур тырышлык куя. Кайбер авыл мәчетләрендә хәтта көн саен да ифтар ашлары үткәрелеп килә. Район күләмендәге ифтар мәҗлесе 2 август көнне Лаеш үзәк мәчетендә булыр дип көтелә. Нарманка авылы исә мөселманнарны ифтарга 15 августта көтеп кала. Столбище авылы мәчетендә һәр җомга көн авыз ачтырыла. Габишево авылы исә мөселманнарны һәр көн ифтар мәҗлесләренә җыя.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана