Күзләре начар күрүче мөселманнар өчен ифтар мәҗлесе үтте

26 июль 2012 ел 13:04

“Ислам нуры” мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырылды. Әлеге мәчетнең башкалардан аермасы шунда: бирегә йөрүче мәхәллә халкының күпчелеге - күзләре күрмәүчеләр. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр иткәнчә, ифтар мәҗлесендә Төркиядән кайткан шәрәфле кунак Коръән-хафиз Сөләйман катнашкан. Татар ашлары белән сыйланганнан соң, хафиз гыйбадәтнең фазыйләтләре турында сөйләп үтте. Кичке аштан соң мәхәллә халкы белән тәравих намазы укылган.

Билгеле булганча, Рамазан аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә Төркиядән Коръән-хафизлар кайта. Соңыннан Мөфти Илдус хәзрәт аларны республикабызның төрле районнарына юллый.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана