Буа мәдрәсәсе укырга чакыра!

26 июль 2012 ел 12:52

Буа мәдрәсәсе –Татарстан Республикасындагы тарихи мөселман уку йортларының берсе, 1805 елда ачылган. Биредә күп кенә дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният хезмәткәрләре белем алган. Зариф Бәшири, Шакир Мөхәммәдов, Һади Атласи, Камәретдин Салихов, Гомәр Тулымбай, Баки Халидов, Габдрахман Таһирҗанов, Ибраһим һәм Касыйм Биккуловлар, Фатыйх Мортазин, Гарифҗан Вәлидов шулар рәтендә. Буа мәдрәсәсе – 1919 елга кадәр эшләгән уку йортларынң берсе.

1997 елда Буа мәдрәсәсенең ишекләре янә ачыла. Бүген уку йорты гасырлар дәвамында формалашкан традицияләр һәм заман тәҗрибәсе белән үзенең эшчәнлеген дәвам итә.

Буа мәдрәсәсе яңа уку елына урта гыйлем (11 сыйныф) һәм төп гомуми гыйлем (9 сыйныф) базасы буенча студентларны кабул итә.

Чыгарылыш студентлары түбәндәге белгечлекләр алып чыга ала:

  • Имам-хатыйб;
  • Ислам нигезе һәм гарәп теле укытучысы;

Уку вакыты – 3 ел.

Мәдрәсәдә түбәндәге юнәлешләр буенча өстәмә  белем алып була:

  • “А, В,С” котегорияләренә машина йөртүчеләр;
  • Урта белем (11 сыйныф) турында аттестация.

Мәдрәсә шәкертләре гыйлемнәрен Татарстанның башка югары уку йортларында дәвам итә ала.

 Студентлар өчен түбәндәге шартлар каралган:

  1. Уңайлы тулай торак;
  2. 3 тапкыр ашату;
  3. Кирәкле уку әсбаплары;
  4. Спорт залы һәм бассейн.

Мәдрәсәдә югары квалификациягә ия булган республикабызның югары дини һәм дөньяви уку йортларында гыйлем алган белгечләр эшли.

Ислам нигезләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен кичке (якшәмбе) бүлек оештырылган.

 Гаризалар кабул итү:

Көндезге бүлеккә – 1 июньнән 31 августка кадәр, кичке бүлеккә – 20 августтан 30 сентябрьгә кадәр.

Укырга кергәндә түбәндәге доркументларның булуы шарт:

  1. Мәдрәсә директоры исеменә гариза;
  2. Белеме турында документ (аттестат һәм диплом);
  3. Туу турында таныклык яки паспортның копиясе;
  4. № 086 «У» мед.справкасының тулы формасы;
  5. 3х4 размерындагы 4 фотография;
  6. Укыган җиреннән характеристика;
  7. Имам-хатыйбтан юллама.

Буа мәдрәсәсе Сезне үзендә кытеп кала!

422430, Татарстан Республикасы, Буа шәһәре, К.Либкнехт урамы, 79 йорт.

Тел.: (84374)3-70-71, факс: 3-73-96, 89276735357, е-mailislam-buinsk@mail.ru

Мәдрәсәгә Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 2009 елның 6 октябреннән 322391 номерлы лицензия бирелгән.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана