Буа районы: ифтар

26 июль 2012 ел 10:30

2012 елның 24 июлендә Буа шәһәрендә мәхәллә халкы өчен Буа муниципаль районы тарафыннан ифтар мәҗлесе оештырылды. Мәҗлестә 100ләп мөселман катнашты, катнашучылар арасында Буа районы башлыгы Әбузәров Рафаэль Хаҗи улы, Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Даутов Сәлим Фәһим улы, шәһәр мэре Арсланов Мирсәгыйть Мирхафиз улы, районның имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин, Буа мдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов һәм Төркиядән килгән шәрәфле кунак Коръән-хафиз Исмәгыйль хәзрәт Җәвик тә бар иде.

Ифтар катнашучылары бергәләп республика һәм райондагы тынычлыкны сорап дога кылдылар. Ифтар тәмамланганнан соң, барлык мөселманнарга да азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана