Аксубай районының үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесен Рамазанның соңгы көннәрендә оештырырга ниятлибез, дип билгеләп үтте районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров. Бүгенге көндә районның күп кенә авыллары Рамазан ае кысаларында төрле хәйрия чаралары үткәрү белән мәшгуль. Мөселман кардәшләрен ифтар мәҗлесләре белән дә сөендереп торалар. Кызыл Тау, Иске Ибрай, Яңа Ибрай, Иске Кыязлы кебек авылларда авыз ачтырулар үткән.
“Барлык мәчетләрдә дә тәравих намазлары укыла, мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләребезнең саны елдан-ел арта, димәк, эшебезнең нәтиҗәсе бар”, диде Равил хәзрәт.