Районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов билгеләп үткәнчә, Тукай районы авылларында ифтар мәҗлесләре күпләп оештырылып килә. Районда барлыгы 49лап авыл бар, бүгенге көндә Әҗмәкәй, Кече Шөллә, Бәтке, Яңа Мусабай, Казиле, Салих-Тукай авыл мөселманнары инде ифтар мәҗлесләрендә катнашырга өлгергән.
“Әле Рамазан башланды гына, шуңа да башка авылларда да ифтарлар оештырылыр дигән ышаныч бар. Мөселман кардәшләребез бик теләп тәравих намазларына йөри. Әлеге изге айда кардәшләребезне дин юлына тарту, исламның асылын җиткерү өстендә хәзрәтләребез дә күп көч куя”, билгеләп үтте Җәүдәт хәзрәт.