Рамазанда Питрәч районында яңа мәчет сафка басачак

24 июль 2012 ел 14:50

Республикабызның күп кенә районнарында җәйге мөселман лагерьлары үз эшләрен тәмамлады. Районның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров хәбәр иткәнчә,  бу елда Питрәч районы үзәк мәчете каршындагы лагерьга 60ка якын бала йөргән. Сабыйлар өчен, дин сабаклары бирүдән тыш, Казан мәчетләренә, изге Болгар җирлегенә экскурсияләр оештырылган.

Рамазан шәриф аена кадәр үзәк мәчеттә мөхтәсибәт җыелышы булып үткән. Бүгенге көндә исә зур тырышлык белән ифтар мәҗлесләре оештыралар, тәравих намазлары укыла. Питрәч, Апакай, Шәле авылларында ифтар мәҗлесләре даими оештырылып килә. Рамазан ае буена районга Коръән-хафиз Җума Биридҗик кайткан, Төркия кунагы Питрәч районындагы мөселман кардәшләребезне Коръән серләренә, ислам нигезләренә, тәҗвид кагыйдәләренә генә өйрәтеп калмый, шулай ук төрек теленнән дә гыйлемләр бирә, тәравих намазларын бергәләшеп укыйлар.

Районның имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров билгеләп үткәнчә, тиздән Көек авылындагы яңа мәчет тә сафка басачак. Бүгенге көндә мәчетнең манарасы куелган, бары тик эчке эшләре генә калган. Мәчеттә ифтар мәҗлесләре инде үткерелә башлаган, намазлар да укыла, дип ассызыклады Мансур хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана