Бүген, 24 июльдә Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз хастаханәдән чыкты. Искәртеп узабыз, 2012 елның 19 июлендә мөфти һөҗүм ясалганнан соң Республика клиник хастаханәсенә озатылган иде, анда аягына операция ясадылар. Хәзер табиблар Илдус хәзрәтнең хәле әйбәт дип бәяли.