Чаллы шәһәрендә Рамазан ае бик актив үтә

24 июль 2012 ел 13:39

Чаллы шәһәрендә быелгы Рамазан бик актив үтә, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.  “Ак мәчет” ( 82 кеше) , “Туфан”  (63 ир-ат, 18 хатын-кыз), “Ихлас” (30 кеше), “Тәүбә” (300гә якын кеше) мәчетләрендә  беренче зур ифтарлар оештырылган. “Ак мәчет”, “Ихлас”, “Тәүбә” мәчетләрендә авыз ачу мәҗлесләре көн саен уздырыла икән. Бүген зур ифтар мәҗлесен “Рамазан” мәчете оештыра.   

Шәһәрнең “Күңел” радиосыннан Чаллы имамнары (айлык график төзелгән) көн саен халыкка Рамазан ае фазыйләтләре хакында вәгазьләр сөйләнелә. Тәравих намазларына бик күп яшьләр йөри. Хәтта мәчет яннарына машина куяр урын юк. Мәчетләрдә тынычлык вә тәртип, дип хәбәр итте Чаллы мөхтәсибәте.  

23 июльдә шәһәрнең “Нур-Ихлас” мәчетендә тәрәвих намазында Төркиядән килгән Коръән–хафиз Сәлман Узунлы да катнашкан. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана