Саба районында яңа мәчет ачылды

24 июль 2012 ел 13:09

Саба муниципаль районының Керәнне авылында мәчет ачу тантанасы булды. Бу көнне авылда тәүге азан әйтелде, намаз укылды. Тантананы кереш сүз белән Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев ачып җибәрде. Саба муниципаль район башлыгы аппараты җитәкчесе, районның дин эшләре кураторы Р.Сабиров, Cаба муниципаль район Советы халык депутаты Т. Нәҗмиев, мәчетнең манарасын эшләү һәм күтәрүдә ярдәм иткән ПМК-159 начальнигы Ф.Нәбиуллин, Саба җәмгыятенең 6 нчы номерлы Мичән филиалы директоры И. Дәүләтҗанов чыгыш ясады. Алга таба сүзне Саба җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Яхин алды. 

- Бүген барыбыз өчен дә шатлыклы көн. Җомга намазларында, бәйрәмнәрдә мәчетебез тулып торсын иде. Кайда азан әйтелә, намаз укыла, Аллаһы Тәгалә шунда бәрәкәт бирә. Изге йортның эше дәвамлы булып, файда китерә, яшьләрне, балаларны тәрбияли торган бер урынга әйләнсә иде, - диде ул. 
Аннары авыл мулласы Ясәви Гимадиевка мәчет ачылу уңаеннан мөхтәрәм мөселман кардәшләргә, авыл халкына үзенең теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантаналы төстә тасма киселде. Халык тәкъбир әйтеп изге йорт эченә узды. Ә анда иркенлек, чисталык. Намаз укырга да, дини белемнәр үзләштерергә дә урын җитә. Ярты гасырдан соң, мәчет манарасыннан беренче азан әйтелде. Авылдашлар һәм кунаклар мәчет ачылу хөрмәтенә үзләренең сәдакаларын да мул итеп бирделәр, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана