«ДУМ РТ Хадж» программасының эшчәнлеге уңышлы дәвам итә

23 июль 2012 ел 14:30

"ДУМ РТ Хадж" программасын тормышка ашыру өстендә Росия ягыннан да, Согуд Гарәпстаны ягыннан да гыйлемле, әзерлекле белгечләр эшли", - дип билгеләп үтте ТР МДНнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Нәфисуллин Хәбибулла Тәлгать улы. Бүгенге көндә квоталарның 2/3 инде тулган. "Казан - Мәдинә" туры авиарейслары оешмасы белән дә актив һәм уңышлы эш алып барыла. Хаҗиларны озата баручы медицина персоналлары шулайй ук билгеләнгән, барлык кирәк булган медикаментлар сатып алынган һәм Казанга  кайтарылган. Хаҗиларга менингиттан вакцинация үткәрелә, хаҗилар яшәгән шәһәрләргә һәм Казан хастаханәләренә вакцинанар кабул итү өчен гаризалар кабул ителә.

"Бу елда, Әлһәмдүлиллаһ, мөселманнарны Хаҗ сәфәренә җибәрү эшенә эшмәкәрләр һәм төрле оешмалар алынды, шулар арасыннан "Мелита" җәмгыятен һәм ҖЧҖ "Туры инвестицияләр фонды"н билгеләп үтәргә кирәк", дип хәбәр итте Хәбибулла Тәлгать улы. Аларның матди ярдәме белән аз керемле мөселманнар да хаҗ сәфәрен кылу бәхетенә ирешәчәкләр. ТР МДН әлеге иганәчеләргә үзенең рәхмәтен җиткерә. "Аллаһы Тәгаләдән аларның изгелекләрен кабул кылып, ике дөнья бәхетенә ирешүләрен сорыйбыз".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана