Рамазанга чикләр юк

23 июль 2012 ел 11:07

20 июльдә Кабан арты мәчете үзендә Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортыннан сабыйларны кабул итте. Кичен аларны мәхәллә халкы каршылады. Балалар өчен мавыктыргыч программа әзерләнгән иде: башта Рамазанга багышланган тапшыру карадылар, соңыннан Мансур хәзрәт гарәп каллиграфиясе турында сөйләп, аларга үзләрен каллиграфлар итеп тоярга мөмкинлек тудырды.

Ахшам намазыннан соң, ифтар мәҗлесендә катнаштылар. "Рамазанга чикләр юк" акциясе кысаларында шулай ук Пенза өлкәсе мөселманнары белән скайп аша аралаштылар. Әлеге көннең истәлеге буларак балаларга Кабан арты мәчетеннән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фондыннан бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында мәчетнең имам-хатыйбы Сәетҗәгъфар хәзрәт Лотфуллин балалар һәм мәхәллә халкы белән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт җиткереп дога укыдылар, шулай ук Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәизнең тизрәк савыгуын теләп, фаҗигале төстә вафат булган Вәлиулла хәзрәт Якуповка җан тынычлыгы сорадылар.

Кабан буе мәчетендә киләсе атналарда да мондый төрдәге ифтар мәҗлесләре дәвам ителәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана