Мөселманнар Вәлиулла хәзрәтне соңгы юлга озатты

20 июль 2012 ел 15:51

Бүген, 20 июльдә Татарстан һәм Россия мөселманнары ТР мөселманнары диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге мөдире танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов белән хушлашты. Мәрхүм белән хушлашырга теләүчеләр сәгать 9.30 да  Вәлиулла хәзрәт имам-хатыйб булган Апанай мәчете янына җыелды.  Җиназа намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт алып барды.

"Апанай" мәчете ишегалдына 500дән артык кеше җыелды. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Вәлиулла хәзрәткә карата хөрмәтләрен белдереп, аны соңгы юлга озатырга республика мөхтәсибләре, Россиянең төрле төбәкләре дин әһелләре, дини уку йортлары җитәкчеләре җыелды. ТР Президентының Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, Иран Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Шаян, ТР Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар, язучылар җиназа намазында катнаштылар.

"Апанай" мәчете янында узган мәрәсәмдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, гомуми бүлек җитәкчесе Илъяс хәзрәт Җиһаншин, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт, Мәскәү һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар Вәлиулла хәзрәтнең дини, иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләделәр.

 

Соңыннан барча халык җыелып дога кылды. Ир-атлар җиназа намаза укыды. Аннары халык алдан әзерләп куелган автобусларга һәм шәхси машиналарга утырып зиратка юл тотты.

 

Дин юлында шәһит киткән Вәлиулла хәзрәт Якупов  “Әл-Мәрҗани” мәчете каршындагы Мөселман зиратына күмелде.

 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/4818

 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана