Республикабызның гына түгел, илебезнең танылган дин әһеле булган Вәлиулла хәзрәт Якуповның фаҗигале төстә вафат булуына бәйле рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм мәрхүмнең туганнарына кайгы уртаклашу хатлары күпләп килә. ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов, РФ Президенты В.В.Путин, РФ хөкүмәте рәисе Д.А. Медведев, ТРның РФдәге вәкаләтле вәкиле Р.К. Әхмәтшин, Төркия Республикасы посолы Айдын Сезгин, РФнең халыкара мөнәсәбәтләр Департаменты директоры А.В.Журавский һ.б. җитәкчеләр үзләренең сүзләрен җиткерделәр. Әлеге авыр вакытта таяныч булуыгыз өчен барыгызга да рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Кайгы уртаклашуларны http://dumrt.ru/node/4829 сылтамасы буенча кереп карый аласыз.