20 июльдән "Рамазан - мәрхәмәт ае" акциясе башлана

19 июль 2012 ел 13:22

20 июльдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге  “Болгар” радиосы белән берлектә  рамазан ае дәвамында алып барылачак  “Рамазан – мәрхәмәт ае” дип аталган яңа хәйрия акциясен башлап җибәрә. Әлеге чара  республика балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә спорт инвентарьлары җыю өчен махсус оештырыла. Спорт инвентарьлары дигәндә, һәр сабый өчен зур бүләк булырдай чаңгылар, чаналар, туплар, скакалкалар һәм башка спорт уеннары өчен кирәкле әйберләр турында сүз бара. Алар, бер яктан, бала сәламәтлеген ныгытса, икенчедән, бик күп күңелле мизгелләр бүләк итә ала.

Хәдистә әйтелгәнчә, “Безнең ишеккә каккан һәрбер мохтаҗ – Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бүләк һәм тагын бер яхшы гамәл кылырга бирелгән мөмкинлек”. Изге рамазан аенда игелекле-саваплы гамәлләребезне кылырга ашыгыйк!

Элемтәләр өчен телефон: 264-61-58 (Гөлнара Садыйкова)

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана