"Хәләл" комитеты Рамазанда хәләл дип тәкъдим ителгән ризыкларга игътибарлы булырга чакыра

18 июль 2012 ел 11:51

20 июльдә мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары Комитеты  мөселманнарны “хәләл” дип тәкъдим ителгән ризыкларга бу айда аеручы игътибарлы булырга кирәклекне кисәтә.

Ел да нәкъ менә Рамазан вакытында гадәттәгедән күбрәк тапкыр хәләл товарлар белән кызыксыну арта. Сәүдәгәрләр, җитештерүчеләр шушы күренештән  файда күреп калу максатыннан сатып алучыларны үз товарларының хәләл булуына төрле юллар белән ышандырырга тырыша. Мәсәлән, ярлыкларга “ит пилмәне”, “мөселманча”, “татар пилмәне” кебек сүзләрне өстиләр. Бу сүзләр әле ризыкның чынлап та хәләл булуын расламый.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар Комитеты җитәкчесе Марат Низамов сүзләренә караганда, барлык мөселманнарга ризыклар сатып алганда игътибарлырак булырга кирәк. “Хәләл” стандартлар Комитеты тикшерүен узган һәм комитет реестерына кертелгән оешмалар җитештергән ризыкларның хәләл булуы шик тудырмый. Комитетта сертификация узган предприятиеләр исемлеге белән halalrt.com сайтыннан танышырга мөмкин.

“Хәләл икән, димәк аңар зыянлы өстәмәләр кушылмаган, ит ризыгы булса, ул  тиешле таләпләр үтәлеп эшкәртелгән. Ләкин “хәләл” сүзенең “синонимнарын” кулланып ялганга баручылар бар.”Ит пилмәне” дип кенә язу, ул хәләл дигән сүз түгел әле.  Безнең аша тикшерү үткән һәм хәләл икәне расланган ризыкларга  “Хәләл” стандартлар комитетының билгесе  куела”, - дип кисәтә Марат әфәнде. 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана