Кабан арты мәчетендә ятим балалар өчен ифтар мәҗлесе үткәрелә

17 июль 2012 ел 13:07

20 июльдә Рамазан аеның беренче көнендә Казанның Кабан арты мәчетендә Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортыннан кунаклар көтелә.

Балалар сәгать 20.00 гә киләчәк, аларны мәчеткә йөрүчеләр каршы алачак. Авыру һәм ятим балаларга яңа видео-программа күрсәтү көтелә. Шулай ук мәчеттә “Рамазанга чикләр юк” акциясе кысаларында илнең башка төбәкләре белән телекүпер оештырырга җыеналар. Әлеге чарага килүчеләр барысы да ифтар мәҗлесендә катнашачак. Шулай ук теләгән һәркем бу ифтарга килә ала.

Моннан тыш Кабан арты мәчете каршында Коръән китабын өйрәтү максатыннан балалар өчен махсус курслар оештырылган. Әлеге курсларда яшь буынга дини аң-белем җиткерелә һәм төрле һөнәри түгәрәкләр үткәрелә. Әйтик, махсус класста профессиональ программист балаларны компьютер төзәтергә әйрәтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана