19 июльдә беренче тәравих укыла

17 июль 2012 ел 12:27

20 июльдә мөселманнар зарыгып көтеп алган Рамазан ае башлана. Тәүге тәравих намазы исә республика мәчетләрендә 19 июльдә укылачак.

Быелгы рамазанга кагылышлы мәсьәләләр 25 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Болгарның “Ак мәчете” резиденциясендә мөхтәсибләр, казыйлар, голәмәләр шурасы әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнашында үткән пленум утырышында тикшерелде, каралды.

19 июль көнне яңа ай туа һәм рамазанның беренче тәравих намазы укыла. Бу көнне Кояш 21 сәгать 11  минутта байый . “Без, казыйлар, беренче тәравих намазын унтугызында сәгатьярым укырга дигән фикердә торабыз. 20 рәкагәть укыла. Кайберәүләр аны кыскартып булмыймы, дип сорый. Юк. Аны озынрак уку турында уйларга кирәк.  20 июньдә 4 сәгать 27 минутта кояш чыга.  Сәхәрне 2 сәгать алдан ашап бетерү тиешле”, - дип аңлатма бирде пленумда баш казый Җәлил хәзрәт.

Рамазан аенда мөселманнар гадәттә укыла торган биш вакыт намаз урынына тагын берне өстәп, алтыны укыйлар. Бу намазны тәравих намазы дип атыйлар. Ул ястү намазыннан соң рамазан ае дәвамында укыла. Тәравих намазын өйдә укысаң да була, мәчеттә җәмәгать белән уку саваплырак санала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана