Авыл бәйрәмендә мәчет ишегалдында намаз укылган

17 июль 2012 ел 10:29

14 июль көнне Кама Тамагы районының Чаллы авылында авыл бәйрәме уздырылды. Бу көнне 76 лап хуҗалыктан торган кечкенә  авыл гөрләп торды: матур бәйрәмгә яше-карты, апа-абыйлар, әби-бабайлар килгән, Казаннан да бик күп кунаклар кайткан.  Бәйрәмдә район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин да катнашты.

Авыл халкы Гайнан хәзрәт Насыйров җитәкчелегендә мәчет ишегалдында мәрхүмнәрне искә алып дога кылды, өйлә намазы укыды. Бәйрәм иртәнге сәгать 10 да башланып, кичкә кадәр дәвам итте, бергәләп чәй эчүләр, уеннар, җыр – бию,  мөнәҗәтләр уку белән үрелеп барды, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана